Text1.ru Лилия Муллагалиева & Рифат Хуснияров - Сау Бул Мәктәп

Текст песни
Үтеп китте шаулы еллар,
Көтә безне яңа юллар.
Моннан соң да матур булсын,
Якты булсын безнең уйлар.
Сиздермичә үтеп китте
Мәктәп елларыбыз да.
Куанычлар көтеп торсын
Барыр юлларыбызда.
Кулда иде безнең куллар,
Уртак иде безнең уйлар.
Һәммәбезгә, чын күңелдән,
Хәерле юл телик, дуслар.
Бүгенгедәй хәтеремдә
Иң беренче сентябрь,
Әти-әни белән бергә
Мәктәбемә килгән көн.
 
“Хәерле сәгатьтә, балам,
Син дә зур үстең инде!” –
Тик нигәдер, әни, синең
Күзләрең яшьле иде.
 
Нәни кулларымнан тотып,
Мәктәпкә алып кердең.
“Менә шушы матур апаң
Укытучың була”, - дидең.
 
Бер карадым әниемә,
Бер укытучы апама.
Бүгеннән соң минем өчен
Яңа тормыш башлана.
 
...Яңа тормыш дигәннәрем
Үтеп тә китте инде.
Бүген мәктәп китабымның
Ябылды соңгы бите.
 
Рәхмәт, укытучыларым,
Рәхмәт, газиз мәктәбем.
Йөрәк түрләремдә яшәр
Сезгә булган рәхмәтем.


Оставьте свой комментарий