Text1.ru Azat Gimadeev & Zarina - Кермә Төшләремә
Текст песни
Фәрештәләр моңсу көн дә сине югалтканнан бирле.
Галәм елый яңгыр белән, синең күз яшеңә тиңдер.
Аек акыл белән аңлыйм: сине онытырга кирәк.
Бергә үткәрелгән айлар - җәзамы бу, әллә бүләк?
Бер генә мизгел. Син минем кочагымда, һәм
Ашкына күңел, сагыштан алып ләззәт, тәм.
Кермә төшләремә,
Бәреп хисләремә.
Син ирекле, күптән җибәрдем
Үткән көннәрне һәм уртак серләрне.
Кермә төшләремә,
Бәреп хисләремә.
Бер минутка искә төшерсәң,
Сакла күңелдә: син йөрәк түрендә.
Иртәнге аш синсез уза, пәрдә аша кояш балкый.
Синең сихри гүзәллегең һаман күз алдымнан чыкмый.
Син кайларда хәзер бәгърем? Онытмадың микән мине?
Тормыштагы бар гамәлләр гел яхшыга дигән идең.
Көн дә исемдә соңгы очрашу урыны:
Сау бул дисең дә, һәм җибәрәсең кулымны.
Кермә төшләремә,
Бәреп хисләремә.
Син ирекле, күптән җибәрдем
Үткән көннәрне йокысыз төннәрне.
Кермә төшләремә,
Бәреп хисләремә.
Бер минутка искә төшерсәң,
Сакла күңелдә: син йөрәк...
Кермә төшләремә,
Бәреп хисләремә.
Син ирекле, күптән җибәрдем
Үткән көннәрне, йокысыз төннәрне.

Оставьте свой комментарий