Text1.ru Zarina & Mostapace - Һомай
Текст песни
Баш очымда Күк бар. Табанымда — туфрак.
Мәңге шулай иде. Һәм бүген дә шулай.
Җилкәмдәге толым. Җилендәге кулым.
Карындагы улым. Ирек кошы
Күмерләнгән дала. Илгә төшкән яла.
Даудан купкан афәт. Яудан откан гадәт.
Күкрәктәге сөтем. Учактагы төтен.
Туфрак упкан каһәр. Җилләр йоткан нәләт.
Һомай
Була алмам бүтән. Ахыргача көтәм.
Күләгәң бер төшәр, төшәр ләса, Һомай?!
Өскә калка ташлар. Өскә калка башлар.
Төпкә бата колмак...
Колмак кына бугай.
Күмерләнгән дала. Илгә төшкән яла.
Даудан купкан афәт. Яудан откан гадәт.
Күкрәктәге сөтем. Учактагы төтен.
Туфрак упкан каһәр. Җилләр йоткан нәләт.
Һомай
Һавадагы бөркет. Үз-үзеннән өркеп,
Күзләренме чукый? Чукый йөрәгенме?
Беркемгә дә сөйли, сөйли алмам инде
Ватанымда (газиз!) ниләр күргәнемне.
Ишеткәнне ниләр. Йомылмас бу җөйләр.
Чәчемдәге чулпы. Җәйләүдәге елкы.
Хөрлек бәрабәре гомерләрен биргән
Бабамнарның коты. Бабамнарның холкы.
Мәңге шулай иде. Һәм бүген дә шулай.
Җилкәмдәге толым. Җилендәге кулым.
Карындагы улым. Ирек кошы
Күмерләнгән дала. Илгә төшкән яла.
Даудан купкан афәт. Яудан откан гадәт.
Күкрәктәге сөтем. Учактагы төтен.
Туфрак упкан каһәр. Җилләр йоткан нәләт.
Һомай
Була алмам бүтән. Ахыргача көтәм.
Күләгәң бер төшәр, төшәр ләса, Һомай?!
Өскә калка ташлар. Өскә калка башлар.
Төпкә бата колмак...
Колмак кына бугай.
Күмерләнгән дала. Илгә төшкән яла.
Даудан купкан афәт. Яудан откан гадәт.
Күкрәктәге сөтем. Учактагы төтен.
Туфрак упкан каһәр. Җилләр йоткан нәләт.
Һомай
Һавадагы бөркет. Үз-үзеннән өркеп,
Күзләренме чукый? Чукый йөрәгенме?
Беркемгә дә сөйли, сөйли алмам инде
Ватанымда (газиз!) ниләр күргәнемне.
Ишеткәнне ниләр. Йомылмас бу җөйләр.
Чәчемдәге чулпы. Җәйләүдәге елкы.
Хөрлек бәрабәре гомерләрен биргән
Бабамнарның коты. Бабамнарның холкы.
Оставьте свой комментарий