Текст песни

Вадим Захаров - Ор яна баштан

Исполнитель Вадим Захаров

Ниже опубликован полный текст песни.

Текст песни

Гомер буе ашыксам да
Гел йөрдем соңлап
Яралар өстәлеп торды
Йөрделәр сызлап
Басып торам юл чатында
Җилгә сөялеп
Китәсе иде болытлар
Сезгә ияреп
Яфрак кунды иңнәремә
Төшеп агачтан
Башларга иде тормышны
Өр-яңа баштан
Таң алдыннан исте җилләр
Тамды тамчылар
Кулларын сузып каршыма
Минем кем чыгар
Басып торам юл чатында
Җилгә сөялеп
Китәсе иде болытлар
Сезгә ияреп
Яфрак кунды иңнәремә
Төшеп агачтан
Башларга иде тормышны
Өр-яңа баштан
Алга таба атлап карыйм
Ник килдең димә
Минем сөю сиңа тугел
Син аңа тимә
Басып торам юл чатында
Җилгә сөялеп
Китәсе иде болытлар
Сезгә ияреп
Яфрак кунды иңнәремә
Төшеп агачтан
Башларга иде тормышны
Өр-яңа баштан
Басып торам юл чатында
Җилгә сөялеп
Китәсе иде болытлар
Сезгә ияреп
Яфрак кунды иңнәремә
Төшеп агачтан
Башларга иде тормышны
Өр-яңа баштан
Башларга иде тормышны
Өр-яңа баштан