Текст песни

Лия Шамсина - Кояшлы Тон

Исполнитель Лия Шамсина

Ниже опубликован полный текст песни.

Текст песни

Төннең эчендә йолдызлар яна
Кояш качмый ул бит минем җанда
Күктә җемелди нурлар уйный алда
Йөрәгемдә ут ул мәңге яктырта
Кем соң син? Кем соң мин
Сорауларда югалам
Сихри моң җил кебек
Дөнъяга тарала
Кояшлы төн нурлары сибелә
Күңелемнең кыллары тибрәлә
Кояшлы төн хисе туктамас мәңгегә
Язмыш юлы яктылыкта булсын гел
төшләреңдә өннәреңдә
Күккә карыйм да
Теләгемне юллыйм
Якты һавалы тыныч дөнъя сорыйм
Ул бит ишетә өметеңне өзмә
Ышанам якты тормыш килә
Кем соң син? Кем соң мин
Сорауларда югалам
Сихри моң җил кебек
Дөнъяга тарала
Кем соң син? Кем соң мин
Сорауларда югалам
Кояшлы төн нурлары сибелә
Күңелемнең кыллары тибрәлә
Кояшлы төн хисе туктамас мәңгегә
Язмыш юлы яктылыкта булсын гел
төшләреңдә өннәреңдә